Баулыда «Мир танца» хәйрия фестиваль-конкурсы узды

2021 елның 25 апреле, якшәмбе

23 апрель көнне М.Җәлил исемендәге мәдәният йортында кечкенә баулылы Эльмир Шаһвәлиене дәвалау өчен акча җыю буенча район хәйрия фестиваль-конкурсы узды.

Фестивальне оештыручылар - Укучылар йорты, хореограф, “Феерия” хореография студиясе җитәкчесе Евгения Беляева. Фестиваль район мәдәният бүлеге, М.Җәлил исемендәге мәдәният йорты ярдәме белән узды.

Бәйгедә районның 15 учреждениесеннән 26 хореография коллективы, 100дән артык бала катнашты.

Нәтиҗәдә, фестивальнең Гран-при бүләге «Махаон» бал һәм халык биюләре ансамбленә бирелде, ә калган катнашучылар лауреатлар, дипломантлар һәм конкурста катнашучылар дипломнары белән билгеләп үтелде.

Концерт фойесында  Әлфия Шәйдуллина һәм Инга Әхмәтҗанова хәйрия ярминкәсе оештырдылар.

Чарада җыелган акча Эльмирның әнисенә тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International