Бүген Баулы ЗАГСында Леонтий һәм Людмила Размаевлар алтын туйларын билгеләп үттеләр.
Үрнәк гаилә пары өч бала тәрбияләп үстергән. Бүген инде оныкларын сөеп шатланалар. Леонтий Игнатьевич күп еллар нефть тармагында, Людмила Николаевна мәгариф бүлегендә эшләгән.
Алтын юбилярларны балалары, оныклары, дуслары котладылар. Шулай ук Размаевларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Илмира Хөснуллина да тәбрикләде.