7 майда алимент түләү мәсьәләләре буенча гражданнарны онлайн-кабул итү узачак

2021 елның 23 апреле, җомга

7 майда Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчелеге катнашында алимент түләү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү узачак.

Алимент түләтү белән бәйле сорауларны үтәтү производствосы яклары видеоконференцэлемтә режимында бирә алачак. Кабул итүгә 8(843)514-92-21 телефоны номеры буенча язылырга мөмкин. Кабул итүгә язылучы гражданнар үзләренең яшәү урыны буенча суд приставлары бүлегенә килә һәм турыдан-туры Идарә җитәкчелегенә мөрәҗәгать итә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International