Татарстанда быел 1 Майда бәйрәм чаралары булмаячак

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

Быел Татарстанда 1 Май бәйрәменә багышланган массакүләм чаралар булмаячак. Бәйрәмнәрне үткәрмәү төбәктәге санитар-эпидемиологик хәлгә бәйле. 

Бу хакта журналистлар белән брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«1 майга республика чаралары үткәрелмәячәк. Муниципалитетларда оештырыла торган чаралар алар карамагында, бу аларның өстенлекле карары. Анда нәрсәне дә булса үзгәртерләрме, алардан белергә кирәк», — диде Галимова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International