Бөек Ватан сугышы ветераннарына, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына бушлай юридик ярдәм күрсәтү турында

2021 елның 19 апреле, дүшәмбе

1941 - 1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча чараларның республика планын үтәү йөзеннән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы 29 апрельдә 14:00-15:30 сәгатьләрдә видеоконференцэлемтә режимында Бөек Ватан сугышы ветераннарына, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына Татарстан Республикасының муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча чара үткәрү планлаштырыла.

Барлык сораулар буенча 23 апрельгә кадәр ТР Баулы МР башкарма комитетына юридик бүлеккә мөрәҗәгать итәргә, яки 8 (85569) 6-07-30 номеры буенча шалтыратырга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International