Узган шимбә Баулы шәһәренең универсаль спорт залында ир-атлар командалары арасында волейбол буенча турнир узды, ул “Татнефть-УРС” ҖЧҖнең элеккеге җитәкчесе Әнис Зыяров истәлегенә багышланды. Анда Баулы районыннан 11 һәм Ютазы районыннан бер команда катнашты.
Анис Әүхәдиевич озак еллар - «Татнефть-УРС» предприятиесен җитәкләде, волейбол ярышларының инициаторы һәм оештыручысы булды, безнең районда әлеге спорт төрен популярлаштыруга өлеш кертте.
Әлеге турнир Баулы районында өченче тапкыр узды. Анда катнашучылар саны елдан-ел арта бара.
Район җитәкчелеге исеменнән спортчыларны Баулы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров сәламләде.
Ярышлар сигез сәгатьтән артык дәвам итте. Нәтиҗәдә беренче урынны Исергәп командасы яулады, икенче урында - Кырымсарай командасы, өченчедә - Потап-Томбарлы спортчылары.