Россиядә документларны цифрлы рәвештә күрсәтү өчен кушымта эшләтеп җибәрәчәкләр

2021 елның 19 апреле, дүшәмбе

РФ Минцифра июньдә шәхси документларны цифрлы рәвештә саклау һәм күрсәтү өчен "ГосДоки" мобиль кушымтасын эшләтеп җибәрәчәк, дип хәбәр ителә министрлык сайтында.

Минцифра аңлатканча, хәзерге вакытта күпләр электрон почтада яки смартфоннарда документларның цифрлы күчермәләрен саклыйлар. Аерым алганда, россиялеләр паспорт, машина йөртү таныклыгы күчермәләрен, транспорт чараларын теркәү турындагы таныклыкларны һәм башка документларны шулай саклый.

"Бу куркынычсыз түгел, документлар автомат рәвештә яңартылмый, аларны тикшерергә һәм юридик әһәмиятле гамәлләр кылу өчен күрсәтергә ярамый. "ГосДоки" мобиль кушымтасы уңайлы, ә иң мөһиме документларны электрон саклау өчен куркынычсыз юл булачак", - диелә хәбәрдә. Кушымта июньдә тест режимында эшли башлаячак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International