Баулыда «Татарстанның чиста урманнары» акциясе башланды

2021 елның 19 апреле, дүшәмбе

Татарстан премьер-министры карары нигезендә республикада “Татарстанның чиста урманнары” акциясе игълан ителде. Акциянең беренче этабы инде бүген, 19 апрельдә башлана һәм 19 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Икенче этап 2021 елның 13 сентябреннән 13 ноябрьгә кадәр узачак.

Баулы урманчылыгының урманны саклау һәм яклау инженеры Владимир Джусоев биргән мәгълүматтан күренгәнчә, бу чорда урманнарны патрульләү, ачыкланган чүп-чарны җыю оештырылачак, ә хокук бозучылар җавапка тартылачак. Урманнарны пычраткан өчен административ штраф икедән биш мең сумга кадәр тәшкил итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International