18 апрель көнне универсаль спорт залында һәм 2нче спорт мәктәбендә ирләр һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча "Татарстан-новый век" - "Татарстан-яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәте призына зона ярышлары узды.
Ярышта барлыгы 10 команда катнашты.
Ирләр арасында кискен көрәштә беренчелекне Бөгелмә шәһәре командасы яулады, икенче урынны - Нурлат шәһәре командасы, өченче урында - сарманлылар.
Хатын-кызлар командалары арасында беренче урынды Бөгелмә командасы, икенче урында - Нурлат уенчылары, өченче урында - Баулы хатын-кызлары.
Беренче урыннарны алган командалар волейбол буенча республика турнирының октябрь аенда узачак финал уеннарында катнашачак.