Татарстанлылар 2022 елда төзекләндереләчәк ишегалларын һәм җәмәгать урыннарын сайлаячак

2021 елның 16 апреле, җомга

26 апрельдә Татарстан дәүләт хезмәтләре Порталында һәм «ТР хезмәтләре» мобиль кушымтасында 2022 елда төзекләндереләчәк объектлар өчен тавыш бирү башлана.

Хәзер җәмәгать киңлекләреннән тыш, республика халкы «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында ремонтланачак топ-200 ишегалдын билгели алачак.

Һәр районда иң күп тавыш җыйган иҗтимагый киңлекләр «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы буенча төзекләндереләчәк, ә менә муниципаль берәмлекләрдә ишегалларын сайлаганда халыкның активлыгы һәм янәшәдәге күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең саны исәпкә алыначак.

Тавыш бирү механизмы бик гади: гражданин үз муниципаль районын сайларга тиеш, киләсе адым - җәмәгать мәйданы һәм ишегалды өчен үз тавышын бирергә тиеш. Тавыш бирүдә бер генә тапкыр катнашырга мөмкин булачак.

2022 елгы төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирү 30 майга кадәр дәвам итәчәк.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International