19 апрельдә 14:00дән 16:00гә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе гражданнарны кабул итәчәк (Казан шәһәре, Большая красная урамы, 39).
Район халкы үз сорауларын видеоэлемтә аша бирә ала.
Сәрия Сабурская һәм Валерий Липскийга мөрәҗәгать итәргә теләүчеләргә алдан ук (843) 236-41-80 телефоны аша язылырга һәм билгеләнгән вакытка тикшерү идарәсенең территориаль тикшерү бүлекчәләренең берсенә яки Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе бинасына килергә кирәк.