16 апрель көнне 13.00 сәгатьтә Инстаграмдагы туры эфирда Татарстан Росреестры эксперты "Социаль ипотека" программасында күчемсез милекне шәхси милеккә рәсмиләштерү үзенчәлекләре турындагы сорауларга җавап бирәчәк.
Туры эфир Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды белән берлектә узачак. Үз сорауларыгызны Татарстан Росреестрының Инстаграм челтәрендәге рәсми аккаунтына (@ rosreestr_tatarstana) яисә ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды аккаунтына @goszhilfond хәзер үк җибәрә аласыз.