Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның 13 мартындагы 362 номерлы карары нигезендә 2021 елда эшсез гражданнарны эшкә урнаштырганда юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә дәүләт ярдәме каралган. Эш бирүченең хезмәткәрләргә хезмәт хакын түләүгә киткән чыгымнарын өлешчә компенсацияләү рәвешендә субсидияләр Россия Федерациясе Социаль иминият фонды тарафыннан бирелә.
Субсидия алу максатларында эш бирүче гаризаны "Россиядә эш" порталында шәхси кабинеттан файдаланып, эшсез гражданнарны эшкә урнаштыру күздә тотыла торган вакансияләр исемлеге белән гариза җибәрә.
Чыгымнарны компенсацияләү хезмәт өчен түләүнең иминият кертемнәре суммасына арттырылган минималь суммасының өч күләменә кадәр күләмдә түләнә, аларны эш бирүче эшкә урнашу датасыннан 1, 3 һәм 6 ай узгач алачак.
Дәүләт ярдәме чараларын алу эш бирүче тарафыннан әлеге карарда билгеләнгән шартларны үтәгәндә генә мөмкин.