Күчемсез милекне online режимында рәсмиләштерү буенча консультацияләр

2021 елның 8 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин милек хокукларын рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча читтән торып гражданнарны кабул итте.

Бу юлы видеокабул итү хезмәтеннән өч кеше файдаланды. Күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итүчеләрнең һәркайсына җентекле грамоталы аңлатмалар бирелде.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин болай дип билгеләп үтте: «Чикләү чаралары кысаларында онлайн-консультацияләр гражданнарны шәхси кабул итүгә менә дигән альтернатива булып кала».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International