9 апрельдә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча “кайнар линия” үткәрә.
Анда Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Социаль иминият фонды, шулай ук Татарстан Республикасы буенча Медицина-социаль экспертизасы Баш бюросы вәкилләре катнашачак.
«Кайнар линия» телефоны: (843) 236-00-71.
Сез шулай ук үз сорауларыгызны 7 (939) 345-37-50 телефоны номеры буенча WhatsApp ка җибәрә аласыз.