Белми калма: балигъ булмаган балалар өчен салымнар ата-аналар түли

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

Милек салымнарын түләүчеләр дип теләсә кайсы яшьтәге, мөлкәткә милек хокукына ия физик затлар таныла.

Салым түләүчеләр салымнарны түләү бурычын мөстәкыйль башкарырга тиеш. Салым кодексының 26 статьясы нигезендә, салым түләүче җайга салына торган мөнәсәбәтләрдә законлы яисә вәкаләтле вәкил аша катнашырга мөмкин.

Милеккә ия булган балигъ булмаган балаларның законлы вәкилләре буларак ата-аналар (уллыкка алучылар, опекуннар, попечительләр) аның милегенә салым түләү бурычын гамәлгә ашыра.

Салымнар буенча бурыч түләү өчен квитанцияне теләсә кайсы салым органында, яисә МФЦның теләсә кайсы бүлегендә алырга мөмкин.

«Онлайн» режимында балаларның салым йөкләмәләре турында белешмәләрне Россия Федераль салым хезмәтенең «Физик затлар өчен шәхси кабинет» электрон сервисын файдаланып алырга була.

Тулырак: https://bavly.tatarstan.ru/index.htm/news/1961802.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International