Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен уңай шартлар тудыру максатларында Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе бизнес вәкилләре өчен сораштыру үткәрә. Күчемсез милеккә хокукларны рәсмиләштерү процедурасын уздыруны яхшырту буенча тәкъдимнәрне Идарәнең rosreestr.tatarstan.ru сайтында 2021 елның 6 маена кадәр "Опрос для представителей МСП" вкладкасында кертергә мөмкин.