Баулыда законсыз әйләнештән легаль булмаган алкоголь алынган

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы Баулы районы буенча бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече белән берлектә законсыз әйләнештән 283,075 литр алкоголь продукциясен алганнар. 

Баулы районы Мәскәү-Чиләбе трассасының 1277 километрында гражданин П.П. шәхси автомашинада легаль булмаган "Родник Сибири" этикеткасы белән 240 шешә (120 литр) маркалы 0,5 литр аракы алып баруы ачыкланган. Гражданга карата административ хокук бозу турында эш кузгатылган.

Шулай ук Баулы районы авылларының берсендә урнашкан кибеттә Н. шәхси эшмәкәр киң ассортиментта лицензиясез алкоголь продукциясен саткан: җиде исемдәге аракы, ликер, шәраб, шампан шәрабы. Моннан тыш, шул ук кибеттә аларның легальлеген раслаучы озату документларыннан башка җиде исемдәге сыраны сатуда табылган. Бу сәүдә объектында алынган алкоголь продукциясенең гомуми күләме 163,075 литр тәшкил иткән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International