Март аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 13 сабый теркәлде: 8 малай һәм 5 кыз. Шуларның 6сы гаиләдә беренче бала, 3се – икенче, 4се - өченче бала булып туган.
Әти-әниләр балаларына Әмирхан, Алан, Дамир, Давид, Ильяс, Таһир, Константин, Асель, Есения, Ләйлә, Тея, Ульяна дигән матур исемнәр кушкан. Иң яшь әти- әнигә 23 яшь, иң өлкән анага 38, иң өлкән әтигә 39 яшь.
Шул ук вакыт эчендә ГХАТ бүлегендә 9 пар никахларын рәсми рәвештә теркәделәр. Иң яшь кәләшкә 16, ә иң яшь кияүгә 22 яшь, иң олы кияүгә - 57 һәм иң өлкән кәләшкә – 59 яшь.