Салым түләүчеләр өчен мәгълүмат: ничек үзмәшгуль булып теркәлергә?

2021 елның 2 апреле, җомга

Татарстан Республикасы территориясендә 2019 елдан бирле үзмәшгульләр өчен "ПРОФЕССИОНАЛЬ КЕРЕМГӘ САЛЫМ" махсус салым режимы гамәлдә.

Кем ул - үзмәшгуль?

Үз шәхси һөнәри эшчәнлекләреннән керем алучы затлар.

Кем үзмәшгуль була ала?

Түбәндәге һөнәри эшчәнлек алып барган теләсә нинди физик зат яки шәхси эшмәкәр:
- мөстәкыйль рәвештә товарлар җитештергән, эшләр башкарган, хезмәтләр күрсәткән, шул исәптән торак урыннарны арендага тапшырудан керем алучы;
- эш бирүчесе булмаган;

- ялланып эшләүчеләре булмаган;
-календарь елда кереме 2 млн. 400 мең сумнан артмаган.

Мәсәлән, арендага бирүче (фатирларны, торак йортларны арендага бирү), фотограф, кондитер, репетитор, тегүче, няня, таксист һ.б.

Ничек үзмәшгуль булырга?

- «Минем салым» мобиль кушымтасы ярдәмендә;
- Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Профессиональ керемгә салым» салым түләүче кабинеты аша;

- Россия Федераль салым хезмәте белән мәгълүмати хезмәттәшлекне гамәлгә ашыручы кредит оешмалары яки банклар аша.

Тулырак: https://bavly.tatarstan.ru/index.htm/news/1960495.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International