Үзләренә бәйле булмаган сәбәпләр буенча, җан башына уртача керемнәре Татарстан Республикасында халыкның тиешле социаль-демографик төркемнәре өчен билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән түбәнрәк булган аз керемле гаиләләргә һәм аз керемле ялгыз яшәүче гражданнарга социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәме күрсәтү турында мәгълүмат.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасында дәүләт социаль ярдәме күрсәтү турында, шул исәптән социаль контракт нигезендә" 2014 елның 2 сентябрендәге 635 номерлы карары белән аз керемле гаиләләргә һәм аз керемле (керемнәре, үзләренә бәйле булмаган сәбәпләр аркасында, Татарстан Республикасында халыкның тиешле социаль-демографик төркемнәре өчен билгеләнгән яшәү минимумыннан кимрәк булган)ялгыз яшәүче гражданнарга социаль контракт нигезендә түбәндәге чараларны гамәлгә ашыруга дәүләт социаль ярдәме күрсәтү каралган:
- эш эзләү;
- индивидуаль эшкуарлык эшчәнлеген тормышка ашыру ;
- шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару.
.png)