Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы, республика эшмәкәрләренең финанс һәм эшкуарлык белемен арттыру проектын гамәлгә ашыру кысаларында, «Салым салуның патент системасының актуаль мәсьәләләре» бушлай консультация-мәгълүмат онлайны семинар үткәрә.
Семинарда түбәндәге мәсьәләләр каралачак:
1. ПСНны кайчан кулланырга.
2. Патентның оптималь срогы.
3. ПСНнан баш тарту. ПСН куллану чорында патентта физик күрсәткечләрне үзгәртү.
4. Салым салуның гадиләштерелгән системасы белән ПСНны берләштерүдән ничек файда алырга.
5. ПСН файдаланганда һәм аны УСН белән берләштергәндә салым исәбе.
6. Югарыда күрсәтелгән иминият кертемнәренә патент бәясен киметү тәртибе. Эшчәнлекнең берничә төре буенча патентлар булган һәм (яки) ПСН һәм УСН берләштерелгән очракта иминият кертемнәре хисаплары.
7. Эшчәнлекнең аерым төрләре буенча проблемалы мәсьәләләр (ваклап сату, гомуми туклану, үзләре җитештергән продукцияне сату, йөк ташу һ.б.
Семинарны алып баручы: Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе урынбасары, халыкның финанс белемен күтәрү буенча Координация советы әгъзасы, аттестацияләнгән аудитор Карпухин Сергей Владимирович.
Семинарны уздыру датасы һәм вакыты: 08.04.2021 елда 14.00 сәгатьтә.
Семинарда катнашу өчен: https://zoom.us/j/91914382014?pwd=QUM4WEE0VnZNOGkrdTRJK1p0ZzhKdz09