Хөкүмәт эшкә алуны стимуллаштыру өчен дәүләт ярдәменең өстәмә чараларын эшләтеп җибәрә.
Эшмәкәрләр түләү ала алачак, ә гражданнар - ихтыяҗ зур булган һөнәрләр буенча бушлай белемне.
Дәүләт ярдәмен эш бирүчеләргә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 2021 елның 1 гыйнварына кадәр теркәлгән гражданнарны эшкә урнаштырганда бирәчәкләр. Оешма беренче түләүне эшсезне эшкә урнаштырганнан соң бер ай узгач алачак, икенчесен - өч айдан, өченчесен - алты айдан. Федераль бюджетта әлеге максатларга инде 12 млрд. сумнан артык акча каралган.
Бу чара кимендә 200 мең кешене эшкә урнаштырырга мөмкинлек бирер дип көтелә. Субсидияләрне билгеләү белән Социаль иминият фонды шөгыльләнәчәк.