Россия Монополиягә каршы хезмәте, Росреестр мөрәҗәгате буенча, "Яндекс" компаниясенә Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан белешмә бирү буенча хезмәт күрсәтүне тәкъдим итүче игезәк сайтларны рекламалауны тыю турынды күрсәтмә бирде.
Мондый хезмәтне бары тик Росреестр үзе генә күрсәтергә хокуклы. Игезәк сайтлар гадәттә Росреестр сайтына охшатып эшләнә, аларда хезмәт күрсәтүгә прайслар бастырыла. Росреестр сайтында күчемсез милек турында белешмәне түләүсез алырга була. Тәфсилле мәгълүмат алу өчен ЕГРНнан өземтә алырга кирәк.
Тулырак: https://bavly.tatarstan.ru/index.htm/news/1957727.htm