"Гараж аминистиясе" - булачак!

2021 елның 26 марты, җомга

РФ Дәүләт Думасы өченче, ахыргы, укылышта "гараж амнистиясе" турында закон проектын кабул итте. Дәүләт Думасында законның үз көченә керү вакытын 2021 елның 1 сентябреннән билгеләргә тәкъдим иттеләр, бу төбәкләргә һәм муниципалитетларга законнар базасын эшләүгә әзерләнергә вакыт бирәчәк.

Гаражлар һәм җир кишәрлекләрен рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибе 5 ел, ягъни 2026 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә булачак, дип хәбәр итә Росреестрның ТР идарәсе матбугат хезмәте.

«Хәзерге вакытта гараж рәсмиләштергәндә кыенлыклар бар һәм еш кына судка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мәсәлән, Татарстанда, Бердәм дәүләт күчемсез милек реестры мәгълүматлары буенча, гаражларга билгеләнгән, 50 меңгә якын күчемсез милек объекты хокукына ия булучылар турында белешмә юк», — ди ведомствоның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.

Аның сүзләренчә, гараж амнистиясе турындагы закон гараж хуҗаларына гадиләштерелгән тәртиптә тулы кыйммәтле милекче булырга ярдәм итәчәк.

«Гараж объектларына хокукларны рәсмиләштергәндә проблемалар килеп чыкмасын өчен, Татарстан Росреестры республика Башкарма хакимияте органнарына максималь ярдәм күрсәтергә әзер, шул исәптән консультация һәм методик ярдәм», — дип аңлата Лилия Борһанова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International