Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары белән уңайлы һәм оператив хезмәттәшлек өчен Татарстан Росреестры тарафыннан MSP@rosreestr.org махсус электрон адресы булдырылды.
Хәзер әлеге адрес ярдәмендә бизнес вәкилләренә ведомствога барлык мәсьәләләр буенча турыдан-туры мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Эшмәкәрләр тиз арада теге яки бу хәлне аңлатуны, кыскартылган срокларда хокукларны ничек рәсмиләштерүне һәм исәпкә алу-теркәү өчен кирәкле документлар пакеты турында мәгълүмат сорарга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, МСП вәкилләре өчен документларны теркәү буенча проблемалы сораулар барлыкка килгәндә, 8(843)255-24-20 телефонына шалтыратырга мөмкин. Шалтыратулар көн саен эш вакытында кабул ителә.