Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Бүләкләнүчеләр арасында якташыбыз, Иске Чүте авылында туып-үскән Фәнүзә Нуриева да бар.
Ул "ТР атказанган фән эшлеклесе" дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Фәнүзә Нуриева Кызылъяр урта мәктәбен, аннары КФУның тарих-филология факультетына укырга кергән. Бүген ул филология фәннәре докторы, КФУ профессоры, Россия тюркологлар комитеты әгъзасы.