Баулылар көнчыгыш календаре буенча Яңа елны - Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үттеләр.
21 март көнне үзәк мәйданда төрле яшьтәге кешеләр җыелды. Үзешчән артистлар, коллективлар чыгышларын карадылар, төрле конкурслар, спорт ярышларында катнаштылар. Матур гадәт буенча, бу көнне барлык кунакларны "карга боткасы" белән сыйладылар.