Татарстанңа «Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит» гомумроссия акциясенең беренче этабы башланды. Ул 26 мартка кадәр дәвам итәчәк.
Профилактик чара наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы торуга, наркотикларга бәйле затларга квалификацияле ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.
Наркотиклар сату яки аларны медицина булмаган куллану фактлары турында 8 (885569) 5-13-35 телефоны аша хәбәр итәргә мөмкин.