11 марттан 19 мартка кадәр Баулы үзәк балалар китапханәсе «Искиткеч ил - Читалия» дип исемләнгән ачык ишекләр көннәре үткәрә.
Бүген китапханәгә кунакка 2нче мәктәпнең 1 нче сыйныф укучылары килде. Балалар китап дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылды. Китапханәчеләр яшь укучыларга театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр.
Балаларны "абонемент", "уку залы", "формуляр" төшенчәләре белән таныштырдылар; китапларның урнашу принцибын аңлаттылар.
Яшь укучылар табышмакларга, әкият викторинасы сорауларына җавап бирделәр, аннары үзләренең беренче китапларын сайладылар.