Баулыларны 27нче микрорайон территориясен төзекләндерү концепциясе буенча фикер алышуда катнашырга чакыралар

2021 елның 11 марты, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле Баулы халкы!

Сезне иҗтимагый фикер алышуларның чираттагы этабында катнашырга чакырабыз. Бу этап 18 мартта 17:00 сәгатьтә 5нче мәктәптә (Сәйдәшев урамы, 25 йорт) узачак.

Узган проект семинарыннан соң, 27 микрорайонны төзекләндерү концепциясенә кагылышлы конкрет идеяләр һәм тәкъдимнәр керде.

Бу юлы проект архитекторлары үз тәкъдимнәрен әйтәчәк, ә халык үз төзәтмәләрен һәм тәкъдимнәрен кертә алачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International