Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы агымдагы елның 15 мартыннан 28 мартына кадәрге чорда Татарстан Республикасында, халыкның компьютер һәм финанс белемен өйрәнү максатларында, муниципаль берәмлекләрдә сораштыру үткәрә.
«Деятельность» бүлеге, «Опросы населения и представителей бизнеса» бүлекчәсе:
1) https://mert.tatarstan.ru/kompyuternaya-gramotnost-naseleniya-respubliki.htm – халыкның компьютерда эшләү буенча белемнәрен тикшерү;
2) https://mert.tatarstan.ru/finansovaya-gramotnost-naseleniya-v-respublike.htm – халыкның финанс грамоталыгын тикшерү.
Сораштыруда төрле өлкә вәкилләре булган 18 яше тулган гражданнар (укучылар, студентлар, эшчеләр, хезмәткәрләр, җитәкчеләр, индивидуаль эшкуарлар, хәрби хезмәткәрләр, пенсионерлар, эшсезләр) катнаша ала.