Баулы муниципаль районы башлыгы Р. Х. Гатиятуллинның Крещение бәйрәме белән котлавы

2021 елның 19 гыйнвары, сишәмбе

Хөрмәтле баулылар! Барлык христианнарны Крещение – Качману бәйрәме белән тәбрик итәм!  Ул рухи чистарыну, яңару символы булып тора, изге гамәлләр кылырга этәрә.

Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, эшегездә уңышлар һәм бетмәс-төкәнмәс тормыш энергиясе телим. Сезне кайгы-борчулар узып китсен, ә өйдә тынычлык, татулык һәм мәхәббәт хөкем сөрсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International