“Яшьлегем кайтавазы”

2013 елның 1 апреле, дүшәмбе
Кичәне башлап, Хәмидә Идиатуллинаны Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Баулы муниципаль районының Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Лилия Рифкать кызы Фахриева котлады. Авторны котларга районыбызның күп кенә зыялы кешеләре килде: Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, күп еллар Баулы муниципаль районының Үзәкләштерелгән китапханәләр системасын җитәкләгән Сәгъдия Кәшфи кызы Васикова, Бөтен дөнья татар конгресы башкарма комитетының җирле оешма җитәкчесе Рәзинә Заһир кызы Шараева, Хәмидә апага китабын чыгаруда матди ярдәм күрсәткән Баулы Инвалидлар оешмасы җитәкчесе Муртазина Һәҗәрия Гата кызы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Баулы татар халык драма театры режисеры Миргалиян Миргазиян улы Фәхриев авторның “Ялгыз карчык”, “Зарланма”шигырьләрен сөйләп китте. Кичә барышында авторның күп кенә башка шигырьләре дә укылды. Кичә җыр-музыка белән уралып барды. Хәмидә апаның күп кенә шигырьләрен композиторлар һәм үзешчәннәр көйгә салганнар. Гимназия укучылары автор сүзләренә язылган “Туган як”җырын башкардылар. Җырга көйне Фәридә Солтанова язган. “Зифа каен” татар халык җыр ансамбле кызлары үзләренең җырлары белән кичәгә ямь өстәделәр. Кичә азагында Хәмидә апа үзенең берничә шигырен укып китте. Үзен хөрмәт итеп килгән барлык тамашачыга , аларның теләкләренә зур рәхмәтен белдерде.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International