"Бердәм Россия Яшь гвардиясе" Баулы бүлекчәсе эшчәнлеген Казанда бәяләделәр

2020 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

Казанда «Бердәм Россия Яшь гвардиясе» Татарстан төбәк бүлекчәсенең җирле бүлекчәләр җитәкчеләре белән йомгаклау киңәшмәсе узды.

Киңәшмәдә “Бердәм Россия Яшь Гвардиясе” Баулы бүлекчәсе җитәкчесе Артур Гәрәев катнашты.

Йомгаклау киңәшмәсендә оешманың һәм җирле бүлекчәнең 2020 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды, 2021 елга планнар һәм проектлар турында фикер алышу булды, шулай ук җирле бүлекчәнең 2021 елгы сайлау кампаниясендә катнашу мәсьәләсе каралды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International