Баулыда "ПЕГАС" яшүсмерләр клубы бинасына капиталь ремонт ясалды

2020 елның 9 ноябре, дүшәмбе

6 нобярьдә капиталь ремонттан соң "Пегас" яшүсмерләр клубы бинасын ачу тантанасы узды.

Клуб ачылышына Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин, Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин килде.

Хәзер "Пегас" яшүсмерләр клубында балалар һәм яшүсмерләр белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган. Иркен һәм якты бүлмәләрдә Баулы муниципаль районында автоспорт үсеше өчен кирәкле барлык җиһазларга урын бар.

Балалар һәм яшүсмерләр клубларына капиталь ремонт республика программасы кысаларында үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International