Баулыларны ярминкәгә чакыралар

2020 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе

Баулыларны һәм шәһәр кунакларын 7 ноябрьдә узачак Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган бәйрәм авыл хуҗалыгы ярминкәсенә чакыралар.

Ярминкә түбәндәге адрес буенча Агросәнәгать паркында үтә: Баулы ш., Сәнәгать ур., 14а йорт. 7:00 сәгатьтә башлана. Автобуста бушлай барырга мөмкин. Ул автовокзалдан китә.

Ярминкәдә Баулы районының шәхси эшмәкәрләре һәм күрше төбәкләрнең якындагы торак пунктлары шәхси хуҗалыклары үз продукциясен тәкъдим итә.

Рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International