Баулыда капиталь ремонттан соң балалар бакчасы ачылды

2020 елның 23 октябре, җомга

Бүген озакка сузылган ремонт эшләреннән соң 2 нче «Рябинка» балалар бакчасы үз ишекләрен ачты. Яңартылган мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә район башлыгы Рамил Гатиятуллин, нефть-газ чыгару идарәсе җитәкчесенең җитештерү буенча беренче урынбасары Алмаз Фәритов булды.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә капиталь ремонт республика программасы буенча февраль аенда ук башланган иде. Әлеге максатларга республика бюджетыннан 18,6 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелде, 10 миллионны нефтьчеләр биргән, җирле бюджеттан 308 мең сумнан артык акча тотылган.

"Без бик шат, бакчабыз заманча, матур, җылы булды, яңа буяулар белән бизәлде", - диде балалар бакчасы мөдире Илмира Галиуллина, кунакларны каршы алып.

Тугыз ай эчендә түбә, идән, тәрәзә, ишекләрне алыштырганнар. Эвакуация баскычлары, видеокүзәтү урнаштырылган, Бизәү эшләре дә шулай ук башкарылган. Төркемнәрдә СанПиН таләпләренә туры килә торган мойкалар, домофоннар барлыкка килгән. Сак кабинеты бар, анда монитор экраныннан балалар бакчасының һәр почмагы күренә.

Әйтергә кирәк, «Рябинка» балалар бакчасы 1977 елда төзелгән һәм 1978 елда файдалануга тапшырылган. Капиталь ремонтка кадәр төрле елларда биредә өлешчә һәм косметик ремонт ясалган.

170тән артык бала дүшәмбедән яңартылган бакчага йөри башлаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International