Баулы мәктәбендә интеллектуаль уен узды

2020 елның 21 октябре, чәршәмбе

“Җиңү волонтерлары” Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Баулы бүлеге инициативасы белән, 6нчы мәктәпнең 10нчы сыйныф укучылары өчен “РИСК” интеллектуаль уены узды. Анда 4 команда катнашты.

Уен барышында Россия тарихы һәм мәдәниятенә бәйле темалар күтәрелде. Уенда катнашучылар әдәбият, рәсем сәнгате, сынлы сәнгать, архитектура, музыка һәм башка сәнгать төрләре турындагы сорауларга җавап бирде. Чара катнашучыларны илебезнең мәдәни байлыгы булган сәнгать әсәрләре белән таныштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International