ТР Роспотребнадзоры: Эш урынында чәй эчүләр тыела

2020 елның 14 октябре, чәршәмбе

Ведомствода җыелып чәй эчүдән һәм эш киңәшмәләре үткәрүдән баш тартырга чакырдылар.

Ачыкланганча, 127 оешма тикшерелгәннән соң, 83 оешмада хокук бозулар ачыкланган. 

«Бүгенгә эш буенча элемтәләрне мөмкин кадәр күбрәк чикләргә кирәк: барлык киңәшмәләрне онлайн-режимга күчерергә, "утырмаларны" бетерергә кирәк. Кызганычка каршы, бу фактлар очрый - ул уртак чәй эчү, төшке аш, туган көннәрне һәм төрле бәйрәмнәрне билгеләп үтү», - дип сөйләде Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары.

Шулай ук, аның сүзләренчә, вируслы инфекцияләр симптомнары булган хезмәткәрләрне эштән читләштерү мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International