Бүген Баулыда «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Өлфәт улы Мәганов булды. Ул социаль, мәдәни объектларда, җәмәгать урыннарында һәм төзелә торган объектларда булды, «Баулынефть» идарәсенең хезмәт коллективы һәм җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашты.