Татарстанда участок сайлау комиссияләре эшли башлады

2020 елның 2 сентябре, чәршәмбе

2 сентябрьдән республикада 2,8 мең участок сайлау комиссиясе эшли башлады.

Хәзер сайлау комиссияләре әгъзалары сайлаучылар исемлекләрен төгәлләштерү эшен башкара. Моннан тыш, сайлаучылар "Мобиль сайлаучы" механизмы буенча тавыш бирүгә гариза бирү өчен УИКка мөрәҗәгать итә ала. Ул гражданнарга теләсә нинди уңайлы участокта тавыш бирергә мөмкинлек бирә.

Билгеле булганча, Татарстанда 11-13 сентябрьдә ТР Президентын сайлаулар һәм муниципаль сайлаулар узачак., РФ Дәүләт Думасына Түбән Кама сайлау округы буенча сайлаулар узачак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International