Татарстанда беренче сыйныф укучылары арта

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

2020 ел башына Татарстан Республикасында 7 яшьлек балалар саны 55,7 мең кеше тәшкил итте, 2010 ел башына - 38,3 мең кеше.

2018/19 уку елы башына гомуми белем бирү оешмаларында укучылар саны 418,3 мең кеше тәшкил иткән, 2010/11 уку елы башына - 383,7 мең кеше.

 Татарстан Республикасы халкының составы ничек үзгәргәнен без халыкның икенче санын алудан белербез!

 Бөтенроссия халык санын алуның төп этабы 2020 елның октябрендә узарга тиеш иде, әмма эпидемиологик хәл белән бәйле рәвештә 2021 елга күчерелде.

Бөтенроссия халык санын алу 2021 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр цифрлы технологияләр кулланып узачак.  Дәүләт хезмәтләре порталында (Gosuslugi.ru) электрон исәп алу кәгазен мөстәкыйль тутыру мөмкинлеге булачак. Торак йортлар буенча йөргәндә исәпкә алучылар махсус программа белән тәэмин ителгән планшетлар кулланачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International