Татарстан Республикасы икътисад министры тарафыннан бизнеска дәүләт ярдәме чараларының яңа региональ пакетына старт бирелде.
Икенче этапның тәкъдим ителә торган чаралары икътисадның реаль секторы компанияләренә, экспортка юнәлеш алган СМСП компанияләренә, сәнәгать парклары һәм мәйданчыклары идарәче компанияләренә һәм аларның резидентларына, маркетплейслар аша продукция сатучы СМСП компанияләренә, студентлар һәм вузларны тәмамлаучыларга исәпләнгән.
1. Мәсәлән, экспортка эшләүче компанияләр өчен "Үсеш" минкрофинанс продукты эшләнде. Бизнесменнар Үзәк Банкның төп ставкасының яртысына 3-24 ай эчендә 1 млн. сумнан 5 млн. сумга кадәр микрозайм алырга мөмкин. Моннан тыш, аларга презентацияләрне чит телгә тәрҗемә итүдә, продукцияне сертификацияләүдә һәм халыкара электрон сәүдә мәйданчыкларында урнаштыруда, продукцияне түләүсез алга җибәрүдә ярдәм күрсәтергә әзерләр.
2. Продукцияне электрон сәүдә мәйданчыклары аша сатучы эшмәкәрләр яңа чаралар пакеты нигезендә финанс ярдәменә дә, мәгълүмати-консультация ярдәменә дә дәгъва итә алалар. Мондый бизнесменнар өчен маркетплейслар бушлай белем бирү вебинарлары уздыра (продукцияне мәйданнарга чыгару буенча). Финанс ярдәменә килгәндә, товарларны e-commerse базары аша сатучы эшкуарлар продукциянең бушлай сертификациясеннән файдалана ала, шулай ук товарларны түләүсез тәкъдим итү хезмәтеннән дә файдалана ала.
3. Студентлар һәм югары уку йортларын тәмамлаучылар бизнесны эшләтеп җибәрүгә РФ Үзәк Банкының төп ставкасына тигез булган проценттан 100дән 500 мең сумга кадәр суммада микрозаймнар алырга мөмкин.
Тәфсилләп:
https://bavly.tatarstan.ru/index.htm/news/1816005.htm