Татарстанда урман янгыннары чыгу куркынычы югары булу аркасында шторм кисәтүе игьлан ителде, дип хәбәр итә Гидрометеоүзәк. Ул 1сеннән алып 10 сентябрьгә чаклы дәвам итәчәк. Янгын чыгу куркынычы булган чорда урманга баручылар, табигать кочагында ял итәргә яратучылар хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәргә тиеш. Чөнки янгыннар урман хуҗалыгына шактый зур зыян сала, югалтулар китереп чыгара. Шуны искәртик, хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәмәгән очракта, ут торак йортларга да күчәргә мөмкин.