27 августта Поповка авылына нигез салуга 190 ел тулуга багышланган бәйрәм узды.
Авыл кешеләрен истәлекле дата белән Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин, Поповка авыл җирлеге башлыгы Сергей Попов котлады. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен Юрий Шимковка «Баулы районына 90 ел» юбилей медале тапшырылды.
“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында булачак беренче сыйныф укучыларына канцелярия товарлары алу өчен сертификатлар бүләк иттеләр.
Бәйрәм барышында шулай ук юбилярларны һәм Поповканың яңа туган сабыйларын хөрмәтләделәр. «Поповка авылының иң яхшы ишегалды - 2020» онлайн конкурсына йомгак ясалды.
Авыл халкы алдында музыкаль номерлар белән Айрат Хөсәенов, Людмила Вотчиникова, шулай ук Поповка мәдәният йорты үзешчән сәнгать коллективлары чыгыш ясады.
Бәйрәм азагында барлык авыл халкы чәй һәм пироглар белән сыйланды.