Бүген махсус комиссия яңа уку елы башына мәктәп автобусларын тикшерде.
Баулы районында унбер мәктәп автобусы эшли. Алар арасында 2009 елдан башлап эшли башлаган яңа автобуслар да, транспорт чаралары да бар. Әмма барлык автобусларга да бер үк дәрәҗәдә җитди таләпләр куела. Тикшерү вакытында мәктәп укучыларын ташучы транспорт чараларының техник торышына, аларда куркынычсызлык каешлары булуга, автобусларның ГЛОНАСС системасына, тормоз системасының, тышкы яктылык приборларының төзеклегенә, шиналар протекторы торышына һәм куркынычсызлыкка йогынты ясый торган башка параметрларга аерым игътибар бирелде.
Шулай ук аптечкалар һәм янгын сүндерү җайланмалары да тикшерелде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илнар Вәлиев сүзләренә караганда, бүгенге көндә барлык автобуслар да эксплуатациягә тулысынча әзер, җитешсезлекләр ачыкланмаган.