30 августта Россиянең 3 телеманарасы Татарстан Республикасы флагы белән яктыртылачак

2020 елның 28 августы, җомга

2020 елның 30 августында Казан, Түбән Кама, шулай ук Мәскәүдәге Останкино телеманарасы ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Дәүләт флагы төсләрендә яктыртылачак.

Останкино телеманарасы Россия телевидениесенең төп үзәге булып тора. Бу Европада иң югары корылма. Аның биеклеге 540 метр тәшкил итә.

· Казан телебашнясының биеклеге 180 метр тәшкил итә, 2018 елда FIFA футбол буенча дөнья чемпионатын уздыру вакытында монтажланган. гирляндаларның гомуми озынлыгы - 3 км дан артык.
Түбән Камада - 180 метр, гирляндаларның гомуми озынлыгы - 3 км дан артык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International