Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе каршысындагы Иҗтимагый Советының чираттагы утырышы булды. Саклану чаралары белән бәйле чара элеккечә онлайн режимында уза.
Аны үткәрү вакытында Татарстан Росреестры экспертлары дәүләт кадастр бәяләвен камилләштерү турындагы Федераль закон үз көченә кергән 11 августның төп нигезләмәләрен яктыртты, шулай ук Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе эшчәнлегенең ачыклыгын тәэмин итү турында сөйләде.