Баулы районына «Яшьләр вакыты-мөмкинлекләр вакыты» автобусы килде

2020 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

Мәгариф сессияләрендә республикабызның 45 районы катнашыр дип көтелә. Акцияне республиканың яшьләр берләшмәләре лидерлары, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы вәкилләре оештырды. Республика районнарыннан килгән яшьләргә үз идеяләрен тормышка ашырырга нәкъ менә алар ярдәм итә дә инде. 

Инициатив яшьләр чыгыш ясаган мәйданчык Баулының түбән өлешендә, «Ватан» МЦ янында ачылды.

Биредә чараны оештыручылар шәһәребез халкы өчен төрле квест-уеннар уздарда һәм Татарстанда яшьләргә ярдәм итүгә кагылышлы күп кенә мәгълүмат бирде. Бу көнне 10 баулылы үз идеяләрен тәкъдим итә алды. Проектлар Татарстан экологиясенә, яшь гаиләләрнең ялына, мөмкинлекләре чикләнгән балаларга һәм авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итүгә, хәтта процент ставкасыннан башка торак сатып алуга да кагылды. Нәтиҗәдә "Атмосфера" проекты командасы җиңүче булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International